1 июльдән коммуналь хезмәтләргә бәяләр күпмегә арта?

2024 елның 1 июленнән ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар арта. Бу хакта Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина искә төшерде.

“1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артачак. Бу – ил күләмендә уртак норма. Үзгәреш коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләренә дә кагыла. Болар – электр энергиясе белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, су үткәрү һәм ташландык суларны чыгару, җылылык белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү”, – диде Лариса Хәбибуллина.

Аның әйтүенчә, бәяләр уртача 10,8 процентка артачак. “Гомуми таләпләр нигезендә, Татарстанда түләүләрнең арту индексы 10,8 процент тәшкил итә. Күрсәткечләрдә 4,9 процентка кадәр тайпылыш булырга мөмкин. Димәк, бәяләр уртача саннан әнә шул кадәргә күбрәк яки кимрәк булырга ихтимал”, – диде Лариса Хәбибуллина.

Аның сүзләренә караганада, 1 июльдән ут өчен бер ставкалы тариф 41 тиенгә артачак һәм бер кВт/сәгате 5,09 сумга җитәчәк. “Электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында бер ставкалы тариф 52 тиенгә кыйммәтләнеп, бер кВт/сәгате 4,10 тиен тәшкил итәчәк. Авылда яшәүчеләр өчен ул 29 тиенгә артып, бер кВт/сәгате 3,57 сум булачак. Табигый газның бер куб метры бәясе хәзерге 6,78 сумнан 7,47 сумга җитәчәк. “Зәңгәр ягулык” 69 тиенгә артачак. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бер кешедән – 108,08 сум, авылда яшәүчеләргә исә 117,24 сум түләргә туры киләчәк. 1 июльдән Татарстан буенча җылылык энергиясе тарифы 10,8 процентка артачак һәм 2 388,45 сум/Гкал тәшкил итәчәк. Су үткәргән өчен республика буенча уртача тариф 33,81 сум/куб метрга җитәчәк”, – диде Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/144687/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле