Исерек йөртүче шәһәр урамында 9 кешене бәрдергән

Благовещенскида исерек йөртүче минивенда тротуарга менеп, 9 кешене бәрдерә.

Һәлакәттә 14-15 яшьлек 2 малай, 49 яшьлек Оксана исемле хатын-кыз үлгән. Бу хатын 19 яшьлек кызы белән тротуардан барган була. Кызы авыр хәлдә. Барлыгы 6 кеше авыр хәлдә хастаханәдә. Аларның башларына зыян килгән, сөякләре сынган.

Рульдә 59 яшьлек Евгений Бакарюкин исемле кеше булган. Видеода аңа исерек йөртүенең нәтиҗәләрен күрсәтәләр – әмма ул аңышып та бетерми, ахры.

Йөртүче кулга алынган. Евгений Красноярск краеда туган. Октябрь аенда «Судзуки» автомобилен сатып алган, шул вакыт эчендә 4000 сумлык штраф җыйган. Моңа кадәр аның алкогольгә бәйле проблемалары булмаган.

Кулга алынгач та Евгений берни дә сөйләшми торган, аннары, тормозлар эшләмәде, дип әйткән. Аны тиз арада фаҗига булган урыннан алып киткәннәр, чөнки шаһитлар аны кыйнамакчы булган.

Минивен Благовещенскида сәгатенә 100 километр тизлектә барган. Ул яшел төскә урам чатына керә һәм, тизлеген киметмичә, тротуарга менеп китә.

Аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Фаҗига булган урынга 8 бригада «ашыгыч ярдәм» килгән.

чыганак: https://t.me/shot_shot/67608

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле