Корбан бәйрәмендә 16 мең кешегә зыян килгән

Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге бу хәлне малларны дөрес чалмаулары белән аңлаткан.

Төркиядә Корбан бәйрәменең беренче көнендә корбан чалу вакытында 16 меңгә якын кешенең тәне җәрәхәтләнгән. Бу хакта Төркиянең сәламәтлек саклау министры Фәхреттин Коҗ мәгълүматларына таянып яза. Аның әйтүенчә, Әнкара шәһәрендә 1274 кеше җәрәхәтләнгән. Истанбулда – 840, Измирда – 416 кешегә зыян килгән.

Җирле хакимиятләр таләбе буенча, корбанны, барлык санитария нормалары нигезендә, махсус урыннарда чалырга кирәк. Төркиядә исә бу кагыйдә еш кына санга сугылмый. Шуның аркасында һәр ел саен Корбан бәйрәмендә меңнәрчә кеше җәрәхәтләнә.

Чыганак: https://tass.ru/proisshestviya/21115265

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле