Татарстанда танылган табибны ире атып үтергән

Бүген, 17 июньдә, Чаллының «Тәүбә» мәчетендә Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Рушания Сәгъдиева белән хушлашу мәрасиме уза.

Рушания Сәгъдиева 40 елдан артык Чаллы сырхауханәләрендә терапевт булып эшләгән. Башта 4нче сырхауханәдә, аннары аның мөдире дә була, соңыннан 6 сырхауханәдә, соңгы елларда шәхси сырхауханә дә ача.

Шимбә көнне иртәнге җидедә аны ире атып үтерә. Фаҗига булган көнне Рушания Сәгъдиева яшәгән шәхси йортта аның кызы һәм оныгы була. Ире «Сайга» ау мылтыгын гитара чехолына салып килә, кулында торт була. Йортта ярдәмче булып эшләүче олы яшьтәге ханым ирне йортка кертә. Ир хатынга ата – ике арага кергән кызларының иңбашын яралый. Канга баткан кызлары, ярдәм сорап, урамга чыгып йөгерә. Ир хатынын башына һәм күкрәгенә атып үтерә һәм үзенә дә кул сала.

Ир оныгын тотып итеп алган була, полиция килгәч, ир белән сөйләшүләр алып бара. Аннары төгәл билгеле түгел – әллә алар штурм башлый, әллә нервланган ир үзенә кул сала. Бала исән-сау.

Ир көнләшү сәбәпле хатынын аткан дип яздылар. Якыннары моны кире кага. 67 яшьлек Рушания Сәгъдиева 72 яшьлек ире белән аерылыша һәм соңгы елларда алар бик гаугалы рәвештә, судлар аша милек бүләләр. «Ул аны бернәрсәсез калдырды», дигәннәр Рушания Сәгъдиева турында. Йорт Рушания Сәгъдиевага кала, уртак бизнес – шәхси сырхауханә табышлы эшләми, суд Рушания Сәгъдиева иренә бизнестан өлеш бирелергә тиеш дигән карар чыгарса да, имеш, ул акча иренә барып җитмәгән. Алар арасында бик күп санлы суд процесслары узган – ире дә хатынын судка биргән (сырхауханә бинасы иренеке була), Рушания ханым үзе дә ирен судка биргән.

Рушания Сәгъдиева турында пациентлар бары тик яхшы фикерләр генә яза.

Чыганак: https://chelny-izvest.ru/news/proisshestviya/ruze-v-cexle-ot-gitary-v-ruke-tort-stali-izvestny-podrobnosti-ubiistva-rusanii-sagdeevoi-v-celnax

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле