Хаҗ вакытында эсселектән 22 кеше һәлак булган, 17се хәбәрсез югалган

Согуд Гәрабстанында хаҗ вакытында 22 хаҗи үлгән. Алар бик нык эсселектән вафат булган.

Һәр көн саен биредә һава температурасы +40 градустан артып киткән. Шимбә көнне хаҗилар Гарәфә тавында гыйбадәт кылганда температура +46 градуска җиткән.

Иордания хакимияте үзләреннән 14 кешенең үлүе турында хәбәр иткән. Алар кояш сугудан һәлак булган. Шулай ук Ираннан биш кеше һәм Сенегалдан өч кеше эсселеккә түзә алмыйча җан биргән. Моннан тыш 17 кешенең хәбәрсез югалуы турында мәгълүматлар пәйда булган. Аларны эзлиләр.

Чыганак: https://www.reuters.com/world/middle-east/fourteen-jordanians-die-during-haj-saudi-arabia-some-succumb-heat-2024-06-16/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле