Татарстанга эссе көннәр кайчан кайта?

Эссе һаваны кыска вакытлы яңгырлар алыштырачак.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бүген – 28 июньдә көндез һава температурасы +19…+24 градус булачак. Секундына 15-18 метр тизлектә җил. Көнчыгыш районнарда яңгырлар явып үтәргә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә +9…+14 градус. Шимбә – 29 июньдә явым-төшем көтелми. Урыны белән секундына 18 метрга кадәр тизлектә көчле җил. Һава температурасы көндез +18…+23, төнлә +9…+14 градус. Якшәмбе – 30 июньдә республикада җилсез коры һава көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +22…+27 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +8…+13 градус тәшкил итәчәк.

Татарстанда киләсе атна башында эссе һава урнашачак. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явып үтәчәк. Һава температурасы +26..+31 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/146068/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле