1 июльдән Россиядә кайбер пенсионерларның пенсияләре арта

1 июльдән россиялеләрнең бер өлешенең пенсиясе артачак. 

Яңа айдан өч категория гражданнарның, шул исәптән июньдә эштән туктаган пенсионерларның да түләүләре арта. Киләсе айдан аларга барлык индексацияләр дә исәпкә алынган пенсия түли башлаячаклар.

Моннан тыш, 80 яшькә җитүчеләрнең дә пенсиясе күтәрелә. Алар ала торган фиксацияләнгән түләү ике тапкыр – 16 мең сумга кадәр арта.

Өченчедән, июнь аенда инвалидлык рәсмиләштергән гражданнарның да фиксацияләнгән түләүләре ике тапкыр күтәрелә. Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге категорияләргә караган пенсионерларга, Россия Социаль фонды бүлекләренә килеп, гариза тапшырырга кирәкми. Аларның пенсияләре автомат рәвештә яңадан исәпләнәчәк.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/1-iyuldan-rossiyada-pensionerlarnyn-oc-kategoriyasenen-pensiyalare-arta-5889813

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле