Азат Фазлыевның һәм Алмаз Мирзаяновның хыялын беләсезме?

Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар «Ак Барс Арена»да узган туйда җырлаганнар.

Үзләренең чыгышлары алдыннан Алмаз белән Азат бераз хыялларга бирелеп алган. Алар 45 379 тамашачы сыя торган «Арена»ны тутыру турында хыялланып утыра.

«Моны тутыру өчен нинди җыр яздырырга кирәк микән? Ничек җырларга кирәк микән? 45 000 кеше килсә, 100 тәңкәдән генә дә, уже әйбәт бит инде ул, бер уйлап карасаң. Арендасы процентлы микән: 5 мең микән, 6 мең микән?» – дип уйлана Алмаз.

Азатның көлүеннән аңлашылганча, бу хыяллар бары тик хыялда гына калырга охшап тора.

Җырчылар киләсе елны Азат Фазлыевның туган авылында Сабантуй оештырырга планлаштырып куйды. Быел мондый бәйрәм Зөлфирә Мирзаянованың туган авылы – Теләче районы Саушта узган иде.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/2024-06-30/azat-fazlyev-bel-n-almaz-mirzayanov-millionnar-eshl-rg-hyyallana-3829705

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле