Махсус операция кайчан төгәлләнә?

“Махсус хәрби операция 2024 елда төгәлләнәчәк. Дошман да моны белә”, – дип белдергән Россия Кораллы көчләренең баш хәрби-сәяси идарәсе җитәкчесе урынбасары, “Әхмәт” спецназ командиры Апты Алаудинов. 

“Быел махсус хәрби операцияне төгәлләргә җыенабыз. Агымдагы елның көзендә аңа нокта куячагыбызга иманым камил. 2022 елда да, 2023 елда да, 2024 елда да бу хакта әйтә килдем. Дошман да моны белә инде”, – дигән ул.

Алаудинов фикеренчә, Киев хәрби конфликтның ахырына таба якынлашуын аңлый. Украина Президенты Владимир Зеленскийның хатыны Еленаның сугышта “эшләп тапкан” акчасына дөньядагы иң кыйммәтле спорт автомобильләреннән берсе – 4,5 миллион евро торган “Bugatti Tourbillon” автомобилен сатып алуы – моның ачык мисалы. Әмма, аның әйтүенчә, бу машина аларга берничек тә ярдәм итә алмаячак.

Моңа кадәр Алаудинов Россия Генераль штабының стратегия эшләве һәм хәрби хезмәткәрләрнең Украинада махсус хәрби операцияне төгәлләячәк соңгы ыргылышка әзерләнүе турында сөйләп үткән. 0

Чыганак: https://tass.ru/armiya-i-opk/21251389

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле