Тренер баланы торба белән кыйнаган

Калининград өлкәсендә карате буенча тренер 12 яшьлек малайны пластик торба белән рәхимсез төстә кыйнаган. Социаль челтәрләрдә әлеге хәлне сурәтләгән видео таралгач, зур җәнҗал купкан. Россия Тикшерү комитеты Рәисе комитетның Калининград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенә тикшерү үткәрү турында бурыч йөкләгән. 

Тикшерүнең башлангыч нәтиҗәләренә караганда, бу хәл 2024 елның 23 маенда Калининград шәһәре спорт клубында күнегүләр вакытында килеп чыккан. Тренер балага берничә тапкыр пластик торба белән суккан. Бала җиңелчә генә җәрәхәтләнгән. Калининград өлкәсе прокуратурасы сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.

Чыганак: https://ria.ru/20240702/kaliningrad-1956892548.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле