Җиләк-җимешне туңдырасызмы?

Кышкылыкка саклау ысулы бу.

Җиләк-җимеш бозылганчы дип кайнатма эшләргә ашыга берәүләр. Икенчеләр туңдыргычка сала. Вакыты җиткәч, компотын та кайната, эретеп, ашый да. Өченчеләре туңдыруны яратмый . Имеш, файдасы кими. Җиләк-җимешне туңдырганнан соң, андагы витаминнар һәм файдалы матдәләр күләме үзгәрми, ди белгечләр.

Туңдыргач та каротин, В төркеме витаминнары,  иммунитет өчен кирәкле С витамины саклана. Ләкин аларны тулысынча өлгергән вакытта туңдыру кирәк. Җиләкләрне бер-берсеннән аерып куеп, 3-4 сәг дәвамында туңдыралар. Аннары пакетларга яки савытларга тутырырга кирәк.

Шулай ук туңдырылган җиләк-җимешне дөрес эретү буенча да киңәшләр бар. Аларны башта суыткычта, аннары бүлмә температурасында эретергә кирәк. Боткаларга һәм камыр ризыкларына туңдыргычтан алу белән салырга була.

Дөрес кулланганда җиңел дә, тәмле дә килеп чыга. Шуңа күрә вакытында туңдыру начар түгел.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2024-06-28/il-k-imeshne-tu-dyrasyzmy-382
7622

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле