Тәмле лимонад рецепты

Эсседә менә дигән эчемлек!

Эссе көннәрдә сусынны өй шартларында әзерләгән лимонад белән басарга тәкъдим итәбез. Лимонадның нигезе – сироп.

Безгә кирәк булачак:

300 г шикәр,

250 г су,

1 лимон,

1 әфлисун,

1 лайм.

Һәм  газлы (тозсыз) минераль су. Лайм тапмасагыз, ансыз ясасагыз да була (мин “Магнит”та яшелчә-җимеш бүлегендә сатып алдым).

Җимешләрнең цедрасын угыч аша уабыз. Уылган цедрага шикәр кушып, болгатабыз. Су кушабыз. Әлеге катнашмаган лимон, әфлисун һәм лайм сутын кушабыз ( кул белән сыгарга да мөмкин). Сутлы шикәрле катнашманы утка куябыз һәм кайнап чыккач, 4 минут кайнатабыз. Сиропны суытабыз. Сөзәбез һәм минераль су кушабыз. Тәмен үзегез чамалый аласыз. Баллырак булсын дисәгез, минераль суны азрак кушарга. Киресенчә, лимонад  әчкелтемрәк  булсын дисәгез, минераль суны күбрәк кушарга. Бөтнек яфраклары, туңдыргычтан боз  да кушарга мөмкин. Бик тәмле эчемлек килеп чыга!

чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2024-07-03/t-mle-limonad-retsepty-383397
6

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле