-- Лейла

Иделдә якыннарын югалтканнар: «Еллар узган саен яра яңара гына»

10 июльдә Иделдә «Булгария» теплоходы батканга 13 ел булды. Инде ул чакта нәни бала булып калган сабыйлар зур егет-кызларга әйләнде. Якыннарын югалтканнарның кайберләре, ачы хәсрәтне күтәрә алмыйча, үзләре дә бакыйлыкка күчте. Бу фаҗига йөзләгән кешенең тормышын җимерде…

«Балалар чыгып киткән көн»

Арча районының Иске Айван авылында гомер итүче Дания һәм Габделхак Хәйретдиновларның хәсрәте зур. Иделгә ял итәргә киткән җирдән аларның уллары Айнур белән киленнәре Райлә кире әйләнеп кайтмады. Райләнең карынында инде җан иңәргә өлгергән сабые да булган. 2011 елның 11 июлендә «ВТ» журналистына бу гаилә белән очрашырга туры килде. Мин ул көнне бүгенгедәй хәтерлим. Иртән Арчага кайтасым билгеле булды. Ул чакта машина йөртүчебез Михаил исемле иде. Тизлекне бик ярата торган кеше. Очыртып кына иртәнге сигезгә Арчага алып кайтып та куйды. Хәйретдиновлар капка төбендә керергәме, юкмы дип озак тордым. Йөрәгем җитмәде. Бәхеткә, капка ачылып китеп, алар мине үзләре өйләренә чакырып алдылар. Яныма кечкенә генә малай да чыкты. Биш яшь тирәсе иде аңа. Өйдә әлеге яшьтәге кызым бар иде минем. Берәүне дә якын китермәгән сабый, мине үз итеп, бакчага алып чыкты, икәү атынгычта атындык. Инде шуңа 13 ел узып та киткән.

Хәзер инде 17 яшьлек Алмаз узган ел 9 нчы сыйныфны тәмамлап, Алабуга мәдәният көллиятенә укырга кергән икән. Биюче булу теләге үзенекен иткән.

– Ишектән кайтып керүгә, өстен дә салмый, миңа башта яңа биюен күрсәтә. Әби, бабай дип кенә тора. Әти-әнисе үлгәндә 4 яше тулып кына киткән иде әле аның. «Әти белән әни кайда?» – дип ул бер тапкыр да сорамады. Барысын да сөйләп бирдек. Зиратка йөрттек. Үз сагышы үзендә инде аның, – ди көзгә 70 яшен тутырасы әбисе Дания апа. – Еллар узган саен йөрәк тагын да ныграк өзгәләнә. Еламаска тырышып йөрим дә, аннан соң бер утырып үксим. Балаларымның үлемен бик авыр кичерәм. Матур яшиләр иде. Киленебезне дә яраттым. Алмаз яшәтте безне. Аның хакына көчле булдык. Шул баланы үстерәсе бар дип, алга таба атладык. Инде Алмазны өйләндереп,  аның балаларын күрергә насыйп булса иде, дим.

Хәйретдиновлар һәр елны балалары рухына, аларның өйдән чыгып киткән көннәренә туры китереп, 9 июльдә Коръән укытканнар.  Быел гына аш үткәрмәгәннәр. Габделхак абый операциягә әзерләнә икән. Шуңа да улы һәм килене рухына дога гына укытканнар.

– Җаннары тынычлык тапты бугай инде. Ерак җәннәтләргә китеп урнаштылар, ахры. Төшкә дә кермиләр, – ди Дания апа.

«Хәлемне сорагач та, рәхәт»

Балтачта яшәүче 73 яшьлек Рәдифә Садриеваны герой әби дип атап була. Ул ике оныгын үстерә. Аның кызы Гөлназ белән кияве Илнур  өчен Иделдәге сәяхәт соңгысы була. Ире Габдулла абый бу хәсрәтне авыр кичерә, инсульт була. Моннан 4 ел элек ул да бакыйлыкка күчә.

– Киявем хокук саклау системасында эшли иде. 40 яше тулган ел. Пенсиягә чыгарга дип йөрде. Кызыма 35 яшь иде. Матур яшәделәр. Арчада гомер иттеләр. Алар каядыр барса, мин оныкларны гел үзем карап тора идем. Фаҗигадән соң, оныкларны кем караячак, дигән сорау туды. Кодагый алдан ук, мин тәрбияли алмыйм, диде. Опека бүлеге оныкларымнан сораштырды. Шунда 12 яшьлек оныгым Энҗе бар эшне хәл итте. «Мин Балтачка кайтып китәм, сеңлемне дә үземнән калдырмыйм», – диде. Ул төпле фикерле, бик мөстәкыйль, тырыш кыз. Укып бетереп, әтисе юлын дәвам итә, – дип сөйли Рәдифә апа.

Әти-әнисез калганда  2 яшьтә булган Мәликә быел 9 нчы сыйныфны тәмамлаган.

– Илназ улым да бар минем. Ул гаиләсе белән яши. Кызымны югалтуны күтәрә дә алмас идем, оныклар яшәтте. Кечкенәсе бит бигрәк бәләкәй калды.  «Әти белән әнине белмим дә мин», – ди сабыем.  Мин аңа бар җылымны бирергә тырыштым инде. Бабалары да бик яратты. Туганнарыбыз да якын итә, – ди Рәдифә апа. – Кызымны ярый Балтач зиратына күмдергәнем, дим. Арчага ничек барыр идем? Менә хәзер әтисе белән бергә яталар.  Зират ерак түгел, яннарына барып торам. Салкын кабер суыта, дисәләр дә, йөрәк ярам төзәлми. Аллаһы Тәгалә саулык бирсен инде. Кызларымның бәхетле тормышларын күрсәм иде, дип телим.

2011 елның 10 июлендә, Казан – Болгар – Казан маршруты буенча хәрәкәт иткәндә, Сөйки авылы тирәсендә «Булгария» теплоходы батты. Бу вакытта суднода 201 кеше булган. Барлыгы 79 кешене коткардылар, 122 кеше су астына киткән, шуларның 28е – балалар. Фаҗига булган урын елга ярыннан 3 километр ераклыкта булган. Теплоход ике минут эчендә бата, шуңа экипажның ярдәм сорарга вакыты булмый. «Булгария»дән коткарылганнарны судан «Арабелла» теплоходы экипажы вәкилләре чыгара.

чыгынак: https://vatantat.ru/2024/07/146940/ 

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле