Балалар подгузнигында гөмбәчекләр тапканнар

Кытайның “Joonies” компаниясе җитештергән подгузникларда чүпрә һәм күгәрек гөмбәчекләре тапканнар. Башка 18 маркадагы подгузникларның pH күрсәткече нормага туры килмәгән. Россиянең ике брендының гына тиешле стандартларга җавап бирүе ачыкланган. Бу хакта “Роскачество” белгечләре хәбәр итә.

“Joonies” подгузникларында чүпрә һәм күгәрек гөмбәчекләре табылды. Алар төрле этапларда – җитештерү, капларга тутыру һәм саклау этапларында эләккән булырга мөмкин. Аннан файдаланганда, җылыда һәм дымлы шартларда, гөмбәчекләр күләме артырга һәм баланың тәнендә ялкынсыну барлыкка килергә мөмкин”, – дип басым ясап әйтелгән “Роскачество”да. Белгечләр зур үлчәмдәге (20 килога кадәрге авырлыктагы балалар өчен) 21 брендны – Mepsi, Вella baby happy, Pipitto, Senso, YokoSun, «Солнце и Луна», Fisher-Price, «Каспер», Predo Baby, Lovular, Elibell, «Красная цена», Moony, Huggies, Watashi, Merries, Pampers, «Самокат», Baby Go, Joonies брендларын тикшергән. Бары тик Россиянең Mepsi брендының («Сателлит-М»компаниясе җитештергән) генә тиешле таләпләргә туры килүе ачыкланган. Россиядәге «Белла» компаниясенең Bella baby happy подгузниклары исә икенче урынга чыккан. Моннан тыш белгечләр тикшеренү барышында “парник эффекты” (халыкта, имештер, малайларга начар тәэсир итеп, баласызлыкка китерергә мөмкин, дигән сүзләр йөри) турындагы имеш-мимешне кире каккан. Аларның ачыклавынча, хәзерге подгузникларның берсе генә дә баланың әгъзалары парлануга юл куймый, шулай ук дымны бик тиз сеңдерә.

Чыганак: https://ria.ru/20240719/podguzniki-1960616363.html

Бәйле