Украина Россия белән сөйләшүләр башларга әзерме?

Украина президенты Владимир Зеленский офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк Россия белән «гадел сөйләшүләр» башларга әзер булуын белдергән.

«Без гадел шартларда сөйләшүләргә әзер. Тотрыклы, гадел тынычлык китерә торган шартларда. Аларга Россия әзер түгел», – дигән ул.

2022 елда Украина Россиянең хәзерге президенты Владимир Путин белән сөйләшүләрне тыйды. Быел 21 июльдә беренче тапкыр Украина президенты Россиянең хәзерге илбашы белән сөйләшүләргә әзер булуын әйтте. Сөйләшүләргә әзер булу турында Украинаның тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба да әйткән иде.

Мәскәү исә Украина җитәкчелегенең бу белдерүләрен «аңлаешсыз сигналлар» дип бәяли. Тышкы эшләр министры рәсми вәкиле Мария Захарова Зеленскийга ышанмавын әйтте.

Украина Зеленскийның «тынычлык формуласын» алга сөрә. Ул 2014 елга кадәр булган чикләрдән Россия гаскәрләрен чыгаруны күз алдында тота.

Россия президенты Путин июнь аенда үз шартларын җиткерде: ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән Украина гаскәрләрен чыгару, бу төбәкләрне һәм Кырымны Россиянеке дип тану, Украинаның нейтраль һәм атом-төш коралыннан азат булган статусы, санкцияләрне бетерү. Зеленский бу инициативаны «ультиматум» дип атаган иде.

Узган атнада Зеленский ВВСга интервьюсында конфликтны ел азагына кадәр тәмамлау һәм, конфликт тәмамлангач, президент вазифасыннан китәргә әзер булуын әйткән иде.

чыганак: https://www.rbc.ru/rbcfreenews/66a5fe1e9a79472cb1811b3d?from=story_61ee7c0f9a7947051824f535

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле