Помидорны суган һәм сарымсак белән маринадлау рецепты

Помидорны суган һәм сарымсак белән маринадлау авыр түгел, бик тәмле килеп чыга. Ярылмаган, таплары булмаган һәм уртача өлгергән помидорларны сайлап алыгыз. Артык кызарган помидор әзерләгәндә ярылырга мөмкин. Болай маринадланган помидор өстәмә стерильләштерү таләп итми, шәһәр фатирында да яхшы саклана.

Ингредиентлар: 2 кг помидор, 1,5 литр су, ярты баш сарымсак, 1 аш кашыгы өеп тоз, 100 грамм шикәр комы, 2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 4-6 укроп зонтигы, 1 бал кашыгы түгәрәк борыч, 3-4 суган.

Барлык ингредиентларны әзерләргә. Стерильләштерелгән банкаларга сарымсак, боҗралап туралган суган, укроп зонтигы һәм түгәрәк борыч салырга. Аннары юылган помидорларны тутырырга, өстенә дә укроп салырга була. Аннары кайнап чыккан су салырга һәм 10 минутка калдырырга.

Суны кабат кәстрүльгә салырга, тәмләткечләр өстәргә һәм кайнатып чыгарырга, сүндерер алдыннан аш серкәсе салырга. Кайнап чыккан маринадны помидор өстенә коярга һәм тимер капкач белән ябарга. Банкаларның астын өскә әйләндереп, төреп куярга.

чыганак: https://intertat.tatar/news/pomidorny-sugan-ham-sarymsak-belan-marinadlau-recepty-5867510

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле