Татарстанда бер чир тарала

Республикада тагын 3 кеше Көнбатыш Нил бизгәген йоктырган.

“Татарстанда Көнбатыш Нил бизгәген йоктыручылар саны 10га җиткән”, – дип билгеләп үткән чыганак агентлык хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

Агентлыкка Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән сөйләп үтелгәнчә, клиникада 5 кеше дәвалана. “Барысы да профильле бүлектә дәвалана. Аларның хәле уртача, гомерләренә куркыныч янамый”, – диелгән хастаханәдә.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-konbatys-nil-bizgage-belan-avyrucylar-sany-tugyz-kesega-kadar-artkan-5891288

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле