Казанның Киров һәм Мәскәү районнары элекке башлыгы тоткарланган

Пәнҗешәмбе көнне кичен Казанның Киров һәм Мәскәү районнары элекке башлыгы Сергей Миронов тоткарланган.

Басма мәгълүматларына караганда, 41 яшьлек Миронов җинаять эше буенча шикләнелә. Кичә кич сорау алганнан соң аны вакытлыча тоту изоляторына урнаштырганнар. Элекке түрә төнне шунда уздырган. Якын араларда Мироновка карата җәза чарасы сайлап алыначак.

Җинаять эшенең нечкәлекләре турында әйтелми. Шул ук вакытта чыганаклар хәбәр иткәнчә, Казанның ике районы хакимиятенең элекке башлыгы вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда һәм мошенниклыкта шикләнелә.

Исегезгә төшерәбез: Миронов прокуратура таләбе буенча март аенда вазыйфасыннан китте. Моңа кадәр күзәтчелек органы түрәнең туганнарында 308 миллион сумлык мөлкәт тапкан.

чыганак: https://kazanfirst.ru/news/zaderzhan-eks-glava-kirovskogo-i-moskovskogo-rajonov-kazani-sergej-mironov

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле