Августта безне нинди үзгәрешләр көтә?

Нәрсә безне көтә?

*Цифрлы сумнарны мираска калдырып булачак. Хөкүмәт моның тәртибен билгеләячәк. Мирасны нотариус ярдәмендә генә түгел, бәлки счет ачылган банкта да рәсмиләштерәчәкләр. Варислар цифрлы сумнарны, «тере» һәм электрон акча рәвешендә, ярты ел эчендә алачак.

* Барлык хәбәрләр Дәүләт хезмәтләре порталы аша киләчәк. Дәүләт хезмәтләре һәм төрле социаль ярдәм чаралары алу өчен тапшырылган барлык гаризаларның канәгатьләндерелү-канәгатьләндерелмәвен интернет аша беләчәкбез. Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта, теге яки бу оешмага онлайн гына түгел, шәхсән мөрәҗәгать иткән очракта да, гаризаны карауның барышы, кабул итүгә чакыру, хезмәтне күрсәтү турында мәгълүматлар чагылдырылачак.

* Банклар бөлгенлеккә төшсә,  кредиторларга (банкка акча салучыларга) акча тизрәк түләнеләчәк. Банкротның аукционда сатылмаган мөлкәте иң элек шуларга түләүгә китәчәк.

* Муниципаль депутатлар җирле хакимиятне булдыруда катнаша алачак. Моннан тыш алар муниципаль хакимият башлыгы урынбасарларын, тармак яки җирле органнар җитәкчеләрен раслау, килештерү мөмкинлеге ала. Муниципаль берәмлек уставында шундый хокук билгеләнәчәк.

* Балаларга бердәм пособие түләүдә яңа кагыйдәләр гамәлгә керә. 17 яшькә кадәрге балага бердәм түләү турында гариза вакытлыча яшәү урыны яки фактта яшәү урыны буенча тапшырылса, мөрәҗәгать итүченең һәм балаларының чынбарлыкта  кайда яшәүләрен тикшерәчәкләр. Моны раслаган документлар сорарга мөмкиннәр. Пособиенең яшәү минимумы кимрәк булган башка субъектта билгеләнү очракларына кагыла бу.

* Банклар һәм микрофинанс оешмалары бурычлылар белән аралашуны яздырып алырга тиеш булачак. Алар әҗәтен түләмәүчеләр белән элемтәгә керү очракларын һәммәсен дә яздырачак. Бу язулар кимендә 3 ел сакланачак. Моңа кадәр коллекторлык оешмаларына шундый бурыч куелган булган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/148346/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле