Владимир Путин СВОга бәйле тагын бер яңалык керткән

Махсус хәрби операция зонасында һәлак булу очрагында – туганнарына 5 миллион сум, яраланганда – 3 миллион сум түләү хәзер Россия Тикшерү комитеты хезмәткәрләренә дә кагылачак. Президент Владимир Путин бу җәһәттән указга кул куйган.

5 миллион сум һәлак булучының хатынына (иренә), әти-әнисенә һәм балаларына бертигез өлешкә бүлеп биреләчәк. Түләү шулай ук бер ел эчендә ярасыннан һәлак булган тикшерүчеләргә дә кагыла.

Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта мондый түләү махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Федераль иминлек хезмәте, Росгвардия, МЧС, ФСИН, суд приставлары, таможня хезмәткәрләре һәм волонтерларның гаиләләренә бирелә.

Владимир Путин апрель аенда СВОда катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән кайбер указлар һәм законнарга кул куйды. Беренче документ Россия Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертә: алар нигезендә, ире һәлак булганнан соң бер ел эчендә хәрби хәрәкәтләр ветераннарының тол хатыннарын эштән җибәрү тыела. Шул ук вакытта тол хатын (тол ир) шушы вакыт эчендә яңа никахка кермәскә һәм үзенең хезмәт бурычларын үтәүне дәвам итәргә тиеш.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/148586/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле