Курск өлкәсендәге хәлләргә бәйле рәвештә яңа мобилизация көтеләме?

Дәүләт Думасында Курск өлкәсендәге вакыйгаларга бәйле рәвештә яңа мобилизация игълан итү мәсьәләсе каралмый. Думаның Оборона комитеты әгъзасы Виктор Заварзин “Говорит Москва” радиостанциясе журналистларына шул хакта белдергән.

Парламентчы әйтүенчә, махсус операция зонасында Россия хәрбиләре саны – 700 меңгә якын. Бүгенге бурычларны хәл итү өчен шушы солдатлар җитә, дигән фикердә ул.

Россия армиясе якын араларда Кораллы көчләрнең Генераль штабы җитәкчесе Валерий Герасимов билгеләгән максатка ирешергә тиеш, дип басым ясап әйткән Заварзин. Биредә ул Герасимовның Россия территориясенә бәреп кергән дошманны тар-мар итү турындагы вәгъдәсен күздә тоткандыр, мөгаен.

Исегезгә төшерәбез: 6 августта Украина гаскәрләре Россия территориясенә бәреп керү омтылышы ясады. Генераль штаб икенче көнне дошманның туктатылуы турында хәбәр итте. Шуңа да карамастан, Курск өлкәсендә бәрелешләр дәвам итә. Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, Киев соңгы тәүлектә Курск өлкәсендә 280нән артыграк хәрбиен һәм 27 берәмлек бронетехникасын югалткан.

чыганак: https://lenta.ru/news/2024/08/09/mob/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле