«Казан» гаилә үзәге янындагы паркта РУВИКИ күргәзмәсе ачылды

«Казан» гаилә үзәге янындагы паркта шәһәребез турында кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин. Шәһәр көненә багышланган РУВИКИ күргәзмәсе 30 августка кадәр дәвам итәчәк.

Шәһәр халкына һәм туристларга, Казан белән бәйле 22 сорауга җавап биреп, үзләренең белемнәрен тикшереп карарга тәкъдим ителә. Мәсәлән, 1916 елда Казанда ничә югары уку йорты эшләгән? Ә Мәхәббәт фонтанының кайда икәнен беләсезме? «Казан» гаилә үзәге өстендә урнашкан ике катлы күзәтү мәйданчыгының биеклеге күпме?

«Шәһәр тормышыннан сораулар» проектының максаты – шәһәребез тарихына кызыксыну уяту, тарихи ядкарьләргә хөрмәт һәм сак караш тәрбияләү, төбәк тарихы турында мәгълүмат биреп, күзаллауны киңәйтү.

Әлеге прект берничә шәһәрне берләштерә. Шушындый ук күргәзмәләр Санкт-Петербургта белән Красноярскта узды.

РУВИКИ – Россиядә ясалган яңа интернет-энциклопедия. Ул Россиядә яшәүче һәркем җиңел файдалана алырлык белемләр тупланмасын ясау омтылышы белән кулланучыларны һәм белгечләрне берләштерә. Энциклопедия Россия Фәннәр академиясе һәм башка эксперт оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Ел ахырына кадәр мәйдан нейрочелтәр белән хезмәттәшлекне үз эченә алган яңартулар тәкъдим итәргә ниятли.

Белешмә өчен:
РУВИКИ – яңа интернет-энциклопедия. Проект беренче тапкыр Россия интернет- форумы-2023 кысаларында тәкъдим ителде. Мәйдан экспертларны һәм гади кулланучыларны берләштерә: теләгән һәркем РУВИКИ авторы була ала, әмма материалларны верификацияләү гаранты булып профессиональ белгечләр тора. Мәйданның төп кыйммәтләре: уңайлылык, ачыклык, нейтральлек, мәгълүматның дөреслеге. Проект теләсә кайсы предмет турында, хатага очраудан курыкмыйча, беренчел сыйфатлы күзаллау булдыру максатында ясала, һәм ул һәркемнең көндәлек тормышының бер өлеше булыр дип көтелә. Платформа планнарында инновацион технологик чишелешләрне, шул исәптән ясалма фәһем белән хезмәттәшлекне, үз эченә ала торган даими яңартулар да кертелгән.

Бүген РУВИКИ интернет-энциклопедиясенең татар теле бүлегендә барлыгы 500 850 мәкалә тупланган. Алар белән сез https://tt.ruwiki.ru/wiki/%D0%91%D0%B0%D1%88_%D0%B1%D0%B8%D1%82
Сылтамасы буенча кереп таныша аласыз.
Теләгән һәркем РУВИКИ авторы була ала, безгә рәхим итегез!

Бәйле