Курс өлкәсенә бәреп кергән Украина хәрбиләре санын әйткәннәр

Украина кораллы көчләре Курск өлкәсенә бәреп керү өчен 11 меңнән артыграк хәрбине җәлеп иткән. Бу хакта “Әхмәт” спецназ командиры Апты Алаудинов үзенең телеграм-каналында белдергән.

“Барлы-юклы бөтен көчегезне утка ташладыгыз булып чыга. Курск юнәлешенә һөҗүмгә ыргылган техникагызның күпчелеге юк ителде инде”, – дип мөрәҗәгать иткән ул Украина хәрбиләренә.

Алаудинов әйтүенчә, Украина гаскәрләре бик күп солдатларын югалта. Хәзер алар һөҗүмгә ташланмый, бәлки басып алганны саклап калырга маташа.

Исегезгә төшерәбез: кичә Россия Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Курск өлкәсендә Украина кораллы көчләренең 420гә якын хәрбие, 55 берәмлек бронетехникасы (3 танк, 8 бронетранспортер, 1 БМП, 43 хәрби бронемашина, 33 автомобиль), 1 РСЗО һәм 1 артиллерия җайланмасы юк ителгән. Курск өлкәсенә бәреп кергәннән бирле Украина гаскәрләре 2 030 хәрбиен югалткан.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149158/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле