Ташкабактан икра ясыйк

Тәмле булсын, дуслар!

Кирәк:

3 кг ташкабак

0,5 кг суган

250 г майонез

250 г томат пастасы

2 аш кашыгы тоз

0,5 стакан шикәр комы

1 стакан сыек май

Әзерләү тәртибе: Ташкабакларны, суганнарны чистартып, турыйбыз. Икесен бергә иттарткыч аша чыгарабыз. Кәстрүлгә салып, 1 сәгать болгата-болгата пешерәбез. Аннары майонез, томат пастасы, тоз, шикәр комы, сыек май өстәп, тагын 1 сәгать пешерәбез. Стериль банкаларга тутырып, ябып куябыз. Салкын урында сакларга!

чыганак: https://omet-rb.com/news/faydaly-ki-shl-r/2024-08-18/tashkabaktan-ikra-yasyyk-3885279

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле