Уңдык быел гөмбәдән!

Бу туктаусыз яңгырларның бер бик яхшы ягы бар: гөмбәләр уңды! Иренмичә җый да, эшкәртеп өлгер генә! Бүген сезгә гөмбәләрне маринадлауның берничә җиңел ысулын тәкъдим итәбез.

Гөреҗдәне (груздь) маринадлау. Гөмбәләрне хшылап юабыз һәм 3 литр суга 4 аш кашыгы тоз салып, кайнатырга куябыз. Капкачы ачык килеш 30 минут кайнатырга кирәк.

Аннан соң суын түгеп, тагын бер кат яхшылап юабыз. Кәстрүлгә чиста су салып, шулай ук 3 литр суга 4 аш кашыгы тоз салып, гөмбәне икенче тапкыр кайнатабыз. 5-6 дәфнә яфрагын, 15 түгәрәк борычны, 4-5 укроп зонтигын, 2 баш сарымсакны, 10 карагат яфрагын, 100 грамм аш серкәсен, 1 бал кашыгы лимон кислотасын 100 мл суда болгатабыз һәм кайнап торган гөмбә янына салабыз.

Тагын 10 минут пешерәбез. Аннары банкаларга тыгызлап тутырып, 1 литрлы банкага 2 аш кашыгы үсемлек мае һәм өстенә кадәр тозлык салабыз. Тимер капкач белән ябабыз һәм банкаларны астын өскә әйләндереп суытабыз.

Майлы гөмбәне (маслята) маринадлау.

Эре гөмбәләрнең эшләпәсендәге элпәсен алырга кирәк (вакларында калдырсагыз да була). Гөмбәне яхшылап юабыз.

Эре гөмбәләрне берничә кисәккә бүләбез, вакларын бөтен килеш 1 литр суда пешерергә салабыз. Агулы гөмбә эләкмәгәнлеген төгәл белер өчен кәстрүлгә берничә сарымсак һәм бөтен суган салабыз һәм ярты сәгать пешереп алабыз. Әгәр сарымсак яшел төскә керә икән, димәк, агулануда шикләнергә җирлек бар. Әгәр барысы да яхшы икән, сарымсак белән суганны алып ташларга һәм яңадан су салып гөмбәне ярты сәгать пешерергә кирәк.

Яңа җыелган 2 кг гөмбәне мариандлау өчен  1 литр су, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 10 данә дәфнә яфрагы, 6 данә түгәрәк кара борыч, 6 тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы аш серкәсе кирәк.

Маринад ясыйбыз һәм кайнап чыккач гөмбәне шунда салып, 25 минут кайнатабыз. Сүндерер алдыннан аш серкәсе салып болгатабыз. Аннан инте стерильләштерелгән банкаларга салып каплыйбыз.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2024-08-19/u-dyk-byel-g-mb-d-n-3891203

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле