Журналист, язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе вафат булган

Журналист, язучы, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Әнәс Хәсән улы Хәсәнов 90 нчы яшендә вафат булган.

Әнәс Хәсән улы 1935 елның 23 июнендә Куйбышев районы (хәзерге Спас районы) Көек авылында туган. Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң 1959-1972 елларда Казан телевидение студиясендә эшләгән. Аның баш редакторы булган.

Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң 1974-1984 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты мәдәният бүлеге инструкторы, 1984-1988 елларда – Татарстан китап нәшриятының өлкән редакторы, баш редакторы урынбасары вазыйфаларында хезмәт куйды. 1988 елда “Коммунист Татарии” журналының җаваплы секретаре итеп билгеләнде. Әнәс Хәсән улы 1991-1999 елларда Татарстан Республикасы Президенты матбугат үзәгенә җитәкчелек итте. 1999-2006 елларда Татарстан Президентының матбугат архивы җитәкчесе булды. 1990-1997 елларда шулай ук “Хәтер китабы” баш редакторы урынбасары булды.

Әнәс Хәсәнов белән хушлашу 24 августта 10.00 сәгатьтә Казан шәһәре Апанай мәчетендә булачак. Мәрхүм Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләнәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149712/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле