Помидор киптерәбезме?

Миләүшә Якуповадан киптерелгән (вяленый) помидор рецепты.

Уртача зурлыктагы яки ваграк помидорларны боҗралап турарга һәм майланган фольга өстенә тезеп чыгарга.

Помидорның өстенә генә төшәрлек итеп, тоз сибәргә. Аннары алдан 90–100 градуска кадәр җылытылган мичкә тыгарга. Помидорлар «тартыла» башлаганчы мич ишеген бераз гына ачып пешерергә. Әзерлек өчен помиорның сорты һәм зурлыгына карап, 4-6 сәгать вакыт кирәк. Мичтән алып, өстенә кабат бераз тоз, тәмләткечләр (нинди булса да ярый, мин кипкән базилик белән кара борыч сиптем), май салып, кабат мичкә тыгарга. Аның кипкәнлеге шундук аңлашыла. Аннары алып, стрильләштерелгән банкаларга тутырып суыткычка куярга. Банкада аның тагын да согы чыга һәм ул торган саен тәмлеләнә.

чыганак: https://omet-rb.com/news/faydaly-ki-shl-r/2024-08-24/pomidor-kipter-bezme-3897514

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле