Мошенниклар Телеграмм аша алдауның яңа ысулын уйлап тапкан

Мошенниклар халыкны Телеграмм мессенджеры аша төп башына уртыртуның яңа ысулын уйлап тапкан. Бу хакта Роскачество идарәсе хәбәр итә.

Кырыкалдарлар мессенджерның ярдәм хезмәте исеменнән кешегә биредәге шәхси мәгълүматларын саклап, аларны куркынычсыз ресурска куүчерергә тәкъдим итә икән.

«Моның өчен мошенник үз корбанына махсус сылтама җибәрә. Ул шунда кереп, үзе турында бар мәгълүматны язып тутырырга тиеш була. Шул рәвешле мошенниклар аның аккаунтын үз кулына алып, мәкерле максатларда куллана», диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149850/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле