Хәтерне боза торган авыруларны аталдылар

Хәтер бозылу баш мие матдәсенең кан тамырлары даими рәвештә зарарлануы нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Гадәттә бу гипертония, гиперхолестеринемия, шикәр диабеты яки тәмәке тарту фонында булырга мөмкин. Бу хакта табиб-невролог, нерв авырулары һәм нейрохирургия кафедрасы доценты Ольга Косивцова сөйли.

«Мондый халәт кайбер  авыруларга бәйле булырга мөмкин. Мәсәлән,  шикәр диабеты вакытында кулланыла торган дарулар тәэсирендә,  В12 витамины җитмәгәндә, калкансыман биз авырулары, кайбер дару препаратларының тәэсире, йокы бозылу, депрессия һәм борчылу нәтиҗәсендә», — дип аңлатты белгеч.

Хәтерегез үзен яхшы «хис итсен» өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Бу бик мөһим. Әгәр дә сездә югары кан басымы билгеләре барлыкка килсә, гипотензив даруларны даими рәвештә куллана башларга кирәк. Әгәр дә  тәмәке тартасыз икән, башта аның санын шактый киметергә, ә аннары акрынлап бу бәйлелектән баш тартырга кирәк.

Шулай ук белгеч физик активлык белән шөгыльләнергә киңәш итте, чөнки көндәлек күнегүләр хәтер бозылу һәм когнитив тайпылышлар үсешен сизелерлек киметәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149866/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле