Табиб карабодайның зыяны турында кисәтте

Мәскәү өлкәсенең аналарны һәм балаларны саклау үзәге табиб-педиатры Регина Николаева иң диетик ризыкларның берсе саналган карабодайның кайберәүләр өчен зыянлы булуын да искәрткән.

— Ашкайнату системасына бәйле чирләре булган, аллергиядән интеккән кешеләргә карабодай белән сак булырга кирәк. Аны бигрәк тә кичке якта аша зыянлы. Хроник чир баш калкыткан чорда да карабодай ашаудан тыелып торырга кирәк, — ди табиб.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149854/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле