Вейп тартуның коточкыч авыруга китерүе турында кисәткәннәр

Авыру билгеләре ковидныкына охшаш: тән температурасы күтәрелә, йөткертә, сулыш кысыла.

“Росстат” мәгълүматларына караганда, илебездә тәмәке тартучылар азая: 2009 елда 41 процент булса, 2023 елда 30 процентка калган. Әмма тарту проблемасының юкка чыгуын аңлатмый бу. Киресенчә, әлеге начар гадәт тагы да хәтәррәк төсмер ала. Күпләр зыянсыз дип уйлаган вейп һәм электрон тәмәкеләр гадәтиеннән куркынычрак булып чыккан әнә. Галимнәр ачыклаганча, электрон тәмәке авыру китереп чыгара, дип хәбәр итә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Бу чир EVALI дип атала. Үпкәләргә нык зыян сала. Билгеләре ковидныкына охшаш: тән температурасы күтәрелә, йөткертә, сулыш кысыла, хәлсезлек барлыкка килә. EVALI билгеләрен еш кына салкын тиюнеке белән бутыйлар. Чирнең төп аермасы – ашкайнату системасына да зыян сала.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/150210/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле