13нче тапкыр әни булган

Уфа шәһәренең Сипайлово микрорайонында яшәүче Лилия Фәттахова 13нче тапкыр әни булган.

“Бала туу – һәр гаилә өчен чын бәхет ул. Уфаның Октябрь районында чыннан да искиткеч вакыйга булды – Лилия Фәттахова 13нче тапкыр әни булды. Бу шатлыклы яңалык кына түгел, ул Гаилә елына өмет һәм мәхәббәт билгесе дә. Әнине һәм аның гаиләсен бу күңелле вакыйга белән котлыйбыз! Башкала юбилеена шундый искиткеч бүләк өчен рәхмәт белдерәбез”, – дип язган үзенең социаль челтәрләрендә Октябрь районы хакимияте башлыгы Сергей Плотников.

Кичә Лилия Фәттахованы һәм яңа туган сабыйны башкаланың 3нче бала тудыру йортыннан каршы алырга Уфа шәһәр советы депутаты Ирина Сухарева һәм башка рәсми вәкилләр килгән. Алар да гаиләнең шатлыгы белән уртаклашкан.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/2024-08-30/13nche-tapkyr-ni-bulgan-3904478

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле