Мобилизациянең яңа дулкыны буламы?

Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, Россиядә яңа мобилизация игълан итү мәсьәләсе каралмый. Бу хакта ул Көнчыгыш икътисадый форумында сөйләп үткән.

“Бу мәсьәлә каралмый”. – дигән Песков мобилизация турында сорауга җавап биреп. Кремль вәкиле әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашу өчен Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә нияләүчеләр көннән-көн арта. “Чыннан да, контракт төзергә килүчеләр күзгә күренеп ишәя”, – дип билгеләп үткән Песков.

Август аенда Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов белдергәнчә, Курск өлкәсендә килеп туган хәлләргә бәйле рәвештә мобилизациягә ихтыяҗ юк. Депутат сүзләренә караганда, хәзерге вакытта фронтта хәрби хәрәкәтләр алып бару өчен кешеләр җитә.

чыганак: https://tass.ru/armiya-i-opk/21776215

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле