Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен файдалы яңалык бар

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, күпбалалы гаиләләр белән беррәттән, торак сатып алу яки төзүгә беренче чиратта социаль түләү алу хокукы биреләчәк. Бу җәһәттән Хөкүмәт карары проекты (Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы эшләгән) хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

Әлеге документ яшь гаиләләргә торак сатып алуга (төзүгә) социаль түләүләр бирү, алардан файдалану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүне күздә тота. Үзгәрешләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның (катнашкан) гаиләләренә торак сатып алу өчен беренче чиратта социаль түләү алу хокукын билгеләүгә кагыла.

Документка аңлатма язу нигезендә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, 2005 елның 1 мартына кадәр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исәбенә куелган яшь гаиләләр, шулай ук күпбалалы яшь гаиләләр белән беррәттән, әлеге өстенлектән файдаланачак.

чыганак: https://kazanfirst.ru/news/semi-uchastnikov-svo-poluchat-pervoocherednoe-pravo-na-zhile-vmeste-s-mnogodetnymi

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле