Казанның Совет районы судында Щербаково бистәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен шәхси пансионат хуҗасы Чулпан Мифтаховага чикләү чарасы билгеләделәр. 40 яшьлек ханым 1 ай һәм 15 көн дәвамында сак астында калачак. Тикшерү эше дәвам итә.
Чишмә башы Коточкыч! Казан читендәге Щербаково бистәсендә булган хәлләр турында бөтен республика шаулый. Прокуратура, Тикшерү комитеты, полиция вәкилләре биредә урнашкан шәхси пансионатны тикшергәндә медицина ярдәме таләп ителгән 22 пенсионер, шулай ук өлкән яшьтәге хатын-кызның мәете табыла. Әлеге пансионатта сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге затлар һәм инвалидлар яшәгән. Хокук сакчылары берьюлы дүрт маддә буенча җинаять эше кузгатты («ваемсызлык», «ялган документлар белән эш итү», «иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү», «мошенниклык»). Картлар йортында яшәүче кайбер әби-бабайларның милкен әлеге бина вәкилләре үзләренә күчергән дигән шик тә бар. Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, бу ысул белән йөзләгән миллион сум акча үзләштерелгән. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин әлеге җинаять эшен тикшерүне үз контроленә алды.
«Дүрт баламнан башка минем нәрсәм бар?» Рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, бу пансионатта ике дистәдән артык кеше җан биргән булырга мөмкин. Кичә пансионат хуҗабикәсе – 40 яшьлек Чулпан Мифтахованы судка алып килделәр. Тикшерүчеләрнең гаепләүләренә җавап итеп, Чулпан Мифтахова картлардан файдаланып акча эшләмәве, ә киресенчә, аларны битараф туган-тумачаларыннан, үлемнән коткарып калуын әйтте. – Минем бернинди явыз ниятем юк иде. Биш ел эшләдем. Хәтта рекламам да булмады. Барысы да «сарафан радиосы» аркылы эшләнде. Әйе, янгын куркынычсызлыгы җәһәтеннән кимчелекләр һәм башкасы бар иде, – диде гаепләнүче ханым суд залында. – Барысы да бу эш белән мине үз файдам өчен шөгыльләнгән дип уйлый. Нинди файда? Мин авылда яшим. Дүрт баламнан кала минем нәрсәм бар? Мин алар белән калырга теләр идем. Алар бит акылдан шашачак. Мин өй арестын сорыйм. Чулпан Мифтахова әйтүенчә, пансионатта барысы да начар булса, аңа кешеләрне китермәсләр иде. Адвокаты басым ясап әйткәнчә, Мифтахованың җинаятькә бернинди дә катнашы юк. Өстәвенә ул – гаиләсен туендыручы, дүрт кечкенә бала анасы. Чулпан Мифтахованы 1,5 айга кулга алдылар. Казандагы бер нотариус ярдәмчесе һәм тәҗрибәле психиатрны өй сагы астына алу турында карар чыгардылар.
Акча да юк, әби дә Әлеге вакыйганың башы полициягә Казанда яшәүче бер ханымның мөрәҗәгать итүеннән башлана. Ул әбисенең аерым яшәгәнен, әмма аңа сиделка ярдәм иткәнен сөйли. Узган елның көзендә исә сиделка телефонга җавап бирми башлый, оныкны фатирга кертми. Имеш, әбисе беркемне дә күрергә теләми. Ничек кенә тырышса да, онык әбисен күрә алмый. Сүз уңаеннан, әбинең 150 миллион сумлык байлыгы була. Быел оныгы бер фатирның сатылганын, ә соңрак әбинең үлгәнен белеп ала. Фатирны башта сиделка исеменә яздырганнар, аннары сатып җибәргәннәр. Телгә алынган пансионатта җан биргән әбинең коммерция белән бәйле булган күчемсез милеген (кайбер мәгълүматларга караганда, бәясе 100 миллион сум тәшкил итә) аңа ярдәм итәргә тиешле кешенең әнисенә яздыралар. Хокук сакчылары әлеге вакыйгага катнашы булырга мөмкин нотариуслар, табиблар, морг хезмәткәрләре һәм юристларны тикшерә.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/150774/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday