Узган төндә Россия күгендә 144 пилотсыз очкычны бәреп төшергәннәр

Узган төндә һава һөҗүменнән саклану көчләре Россия төбәкләре күгендә Украинаның 144 пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Шул исәптән 20сен – Мәскәү өлкәсе күгендә. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә.

“Брянск өлкәсе күгендә – 72, Мәскәү өлкәсе – 20, Курск өлкәсе – 14, Тула өлкәсе – 13, Белгород өлкәсе – 8 Калуга өлкәсе – 7, Воронеж өлкәсе – 5, Липецк өлкәсе – 4, Орел өлкәсе күгендә – 1 пилотсыз очкыч юк ителде”. – диелгән ведомство белдерүендә. Пилотсыз очкычларның һөҗүме аркасында Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә 46 яшьлек хатын-кыз һәлак булган, тагын 3 кеше зыян күргән. Бер баланың үлеме турында мәгълүмат расланмады, дип белдергән Мәскәү өлкәсе башлыгы Андрей Воробьев. Моннан тыш, дрон төшү сәбәпле, Спорт проезды урамындагы йортның 11-12 катларында урнашкан фатирларда янгын чыккан, Каширское шосседа Мәскәүгә таба хәрәкәт туктатып торылган. “Татар-информ” хәбәренә караганда, очышларның иминлеген тәэмин итү өчен Казан аэропортында вакытлыча чикләүләр кертелгән. Аэропорт иртәнге 7дән бирле самолетларны кабул итми һәм рейска җибәрми.

чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/za-noc-nad-devyatyu-regionami-rossii-sbili-144-bespilotnika-5958134

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле