1 октябрьдән кемнең хезмәт хакы артачак?

Көзен Россиядә яшәүче 2 миллион чамасы кешенең хезмәт хакы 5,1 процентка артачак. Плеханов исемендәге Россия Икътисад университеты доценты Людмила Иванова-Швец хәбәр иткән.

“Индексация эшләүчеләрне инфляциядән саклау өчен кирәк. Бу Хезмәт кодексының 134 нче статьясында күздә тотылган: эш бирүче, бәяләр үсүгә бәйле рәвештә, хезмәт хакын арттырырга тиеш”, – дигән ул.

Белгеч билгеләп үткәнчә, мәгариф, медицина һәм фән өлкәләрендә эшләүчеләргә, федераль дәүләт органнары һәм федераль башкарма хакимият органнары подразделениеләре хезмәткәрләренә, хәрби частьләр һәм көч структуралары подразделениеләренең хәрби булмаган хезмәткәрләренә кагыла бу.

Шулай итеп, 1 октябрьдән эш бирүчесе турыдан-туры дәүләт булып торган хезмәткәрләрнең эш хакы 5,1 процентка үсәчәк. Моның өчен 359 миллиард сум юллана.

чыганак: https://1prime.ru/20240910/zarplaty--851456161.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле