Әле кичә генә Ильмира Нәгыймова шатлыгы белән уртаклашкан иде. Бүгенгә инде борчулы хәбәр…
Бүген ул бертуган энесен махсус хәрби операциягә озата икән.
«Энемне СВОга алып китәләр. Исән-сау гына әйләнеп кайтсын», – дип җиткерде бу күңелсез хәбәрне җырчы.
Ильмира Нәгыймова биш балалы гаиләдә үскән. Аның апасы фаҗигале төстә һәлак булган, абыйсы коронавирустан 36 яшендә үлгән. Ильмираның сеңлесе һәм энесе бар.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-09-13/apasyn-da-abyysyn-da-yugaltkan-3927606 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday