Гөлназ Асаева: “Ильмирага нәрсә булган соң әле?”

Гөлназ Асаева мондый комментарийлар язучыларга бик шәп җавап биргән.

Гөлназ Асаеваның фанатлары аның өчен борчыла. Социаль челтәрдә:

“Илмира сине бозып бетерә”, — дигән сүзләр очрый. Гөлназ Асаева белән Илмира Нәгыймованың уртак җыры да бар.

Гөлназ Асаева белән Илмира Нәгыймованы нәрсә бәйли? Бу сорауны «Шәһри Казан» җырчының үзенә биргән.

«– “Илмира белән йөрсәң, бозыласың”, – дигән рухта булган комментарийларны укуы бик читен. Илмирага нәрсә булган соң әле? Менә дигән тормыш көтә, ике баласын үстерә, искитмәле итеп концертлар куя. Ул — бик тырыш хатын-кыз. Без Илмира белән узган елда бик тыгыз аралаша башладык. Ул — бик ачык күңелле, ачык, ярдәмчел кеше. Авыр вакытта ярдәм итәрдәй сүзен дә таба белә. Бәлки, социаль челтәрләрдә бер төрле күренәдер. Әмма тормышта ул, гомумән, башка кеше. Аның кебек нечкә күңеллеләрне эстрадада күргәнем юк. Татар эстрадасында хатын-кызлар арасында төпле үз урынын алган җырчы дип уйлыйм.

– Тагын кайсы артистлар белән аралашасың, Гөлназ?
– Концертларда күрешәбез, сөйләшәбез. Ә гадәти тормышта шалтыратышып сөйләшкән артистлар юк диярлек. Илмира белән генә элемтәдә торабыз.

– Концерт куярга уйлыйсың икән. Анда нинди образда чыгыш ясаячаксың? Тыйнак Гөлназмы, әллә инде…
– Бу сезонда бик күп биюләр булачак. Команда белән тырышып әзерләнәбез. Мин, гомумән, тыйнак дигән сүзне аңламыйм. Мин беркайчан да тыйнак булмадым. Кечкенә чакта да тыйнак бала идем дип әйтә алмыйм. Бу ниндидер калып кебек. Сәхнәгә кыска күлмәкләр дә киеп чыкканым бар. Әлбәттә, тыйнаклыгым бар инде, сәхнәдә әллә нәрсәләр кыланган булмады. Шулай да тамашачым минем образларны гаеп итмәс дип ышанып калам».

чыганак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/golnaz-asaeva-ilmiraga-narsa-bulgan-son-ale

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле