29 бала әтисе СВОга киткән

Башкортстанда яшәүче зур гаилә башлыгы контракт буенча СВОга киткән. Вахит Вәлиевнең бу гамәле турында Благовещен районы хакимияте башлыгы Анна Карабанова хәбәр итә.

Вахит Вәлиев һәм аның хатыны Ирина Вервельскаяның 29 баласы бар. Анна Карабанова сүзләренә караганда, тәрбиягә күп бала алган бу гаилә районда гына түгел, республикада да үрнәк булып тора. 2021 елда гаилә «Ата-ана батырлыгы» дәүләт бүләген алды, аны Башкортстанда җәмәгатьчелек тарафыннан танылуга һәм зур хөрмәткә лаек булган парларга бирәләр. Моннан тыш, Ирина Вервельская «Хатын-кыз — Ел директоры» Бөтенрусия конкурсында җиңде.

«Бу гаилә — шәһәребезне төзекләндерү проектларында даими катнашучы. Алар үз шәһәрләрен аеруча яратып, риясыз ярдәм итә. Гаилә башлыгы Вахит Оборона министрлыгы белән контракт төзергә карар итте. Аңа 57 яшь, мондый карар аның күпсанлы гаиләсенә җиңел бирелмәде, ләкин ул аны патриотизм һәм гражданлык бурычыннан чыгып кабул итте», — дип яза Анна Карабанова үзенең telegram-каналында.

«Читтә кала алмадым. Анда яшьләр сугыша, аларның һәркайсы минем улым була ала. Безнең ике улыбыз да хәзер СВОда. Ярдәм итмәскә хакым юк. Яуга Ватанымны, балаларымны һәм яраткан хатынымны яклап китәм. Аларга кайтырга вәгъдә итәм», — дип Вахит Вәлиев сүзләрен китерә муниципалитет җитәкчесе.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2024-09-18/29-bala-tise-svoga-kitk-n-3933417

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле