Татарстанның атказанган артисткасы вафат

Онкология белән көрәшкән Татарстанның атказанган артисткасы Зуля Камалова вафат. Бу хакта продюсер Александр Чепарухин хәбәр итте.

«Зуля 55 яшен тутырып бездән китте. Аның соңгы сәгатьләрендә янында кызы Зифа белән ире Эндрю булды. Мин аның белән узган атна башында соңгы тапкыр сөйләштем. Ул үзенең көннәре санаулы икәнен аңлый иде, ләкин могҗизага өметен һаман да югалтмады. Ул кешеләргә матур җырлар бүләк итәргә ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәтле иде. Дөньяны аның тавышыннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Зуля бик яхшы, якты, эчкерсез һәм матур кеше иде. Соңгы атналарда мин аның музыкасын күп тыңладым. Ул күп телләрдә җырлады, әмма минем яраткан җырларым —  татар җырлары. Якты хәтер», — дип язган Чепарухин. Моңа кадәр җырчы яман шеш белән көрәшүе турында хәбәр иткән иде.

«Моннан 6 ай элек миңа ашыгыч рәвештә операция ясадылар һәм мин бүгенге көндә метастазаларны җиңәргә тырышам. Гафу итегез, фаразлар өметләндерерлек түгел,» – дип язган иде ул чакта Зуля Камалова.

Зуля Камалова Австралиядә яши иде. 2019 елда Казанга кайтып, Камал театрында үзенең зур концертын куйган иде.

Аның чын исеме – Зөлфия Нәҗип кызы Камалова. 1969 елның 8 августында Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туган. Пермь университетында чит телләр бүлегендә укый, студент чагында Калифорниягә китә һәм Австралия кешесенә кияүгә чыгып, ире янына күченеп китә. Рус, француз, чегән, португал, инглиз телләрендә җырлар яздыра башлый. 2001 елда Австралиядә «Ел җырчы хатын-кызы» номинциясендә җиңгән. 2007 елгы альбомында татар җырлары да була, Австралиядә премиягә лаек дип табыла. Бу альбом 16 атна буе Европа музыкальчартларында беренче унлыкта була, Зуля Камаловага кадәр бер генә Австралия башкаручысының да мондый күрсәткечкә ирешкәне булмый. 2006 елда туган кызы Зифа исемле.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/151912/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле