Пенсионерларга 13нче пенсия түләнәчәкме?

Депутатлар шундый закон проектын караячак.

Дәүләт думасы вице-спикеры Борис Чернышов (ЛДПР) 20 сентябрьдә ел ахырына кадәр түбән палатага пенсионерларга ел саен 13нче пенсия түләү турындагы закон проектын кертәчәкләр, дип сөйләде.

«Мин әзерләгән ел саен 13нче пенсия түләү турындагы закон проекты үзенең актуальлеген югалтмый, ә киресенчә — тагын да ихтыяҗлырак була бара. Мин беренче тапкырдан ук ярдәм алмаган бу документны эшләп бетерергә, без экспертлар һәм хезмәттәшләр белән фикер алышкан кисәтүләрне исәпкә алырга һәм аны ел ахырына кадәр кабат кертергә планлаштырам», — ди ул.

Дәүләт думасы вице-спикеры төзәтмәләр яңа ел алды түләүләре күләменә кагылачак, ул «һәркем өчен бертөрле булырга тиеш, шул ук вакытта һәр кешенең пенсия күләме кайбер параметрларга бәйле», дип ачыклык кертте.

Чернышов Русиядә ике ел эчендә инфляция артуга бәйле рәвештә закон проектының актуальлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, халыкның пенсионерлар кебек аз якланган катламнары бәяләр үсеше темпларына өлгерми.

Элегрәк, «Росстат» Русиядә 1 апрельгә уртача пенсия 20 941 сум тәшкил итте, дип белдерде. Русия пенсионерларының 81,31проценты ― өлкән яшьтәге гражданнар.

чыганак: https://ria.ru/20240920/pensii-1973741536.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле