Даруга бирешми торган инфекция пәйда булган

Галимнәр “Әкертен пандемия” куркынычы турында сөйли башлаган. Биологлар белдергәнчә, ул башланган да инде.

Дөньякүләм сәламәтлек саклау системасы бөтен тырышлыгын хәтәр вируслар һәм супербактерияләргә каршы көрәшкә юнәлткән бер мәлдә, тагы да куркынычрак инфекция әкертен генә тарала башлаган. Биредә сүз гөмбәчекләр турында бара: чир тиз тарала һәм аннан бернинди дә дару юк әле.

“Яңа дарулар җитештерүнең тизлеге гөмбәчек авыруларына бирешүнең барлыкка килүеннән нык арта кала, шуңа күрә бүгенге даруларга бирешми торган штаммнар пәйда булырга мөмкин (пәйда була да инде, әйтик, Candida auris) Аларга каршы көрәшү өчен бездә “корал” юк, – дип сөйләп үткән агентлык хәбәрчесенә “ЛабКвест” белгече Вера Бондарчук. – Ягъни яңа чир тиз тарала, ә аңа каршы көрәшү өчен дару юк – яңа препаратлар җитештерелми”.

Британия галимнәре мәгълүматларына караганда, һәр ел саен дөньяда 6,5 миллион кеше гөмбәчек инфекциясе белән чирли. Шуның 3,8 миллионы вафат була. Шул ук вакытта 2,5 миллион үлем-китем очрагы (68 проценты) гөмбәчекләргә турыдан-туры бәйле. Үпкә, шикәр чиреннән интегүчеләр, иммунитеты начар булган кешеләр гөмбәчек инфекцияләрен бигрәк тә авыр кичерә.

Хәтәр гөмбәчекләрнең яңа штаммнары барлыкка килә, ә климатның глобаль җылынуы моңа ярдәм итә. Гөмбәчек инфекцияләренә каршы көрәшү авыр, чөнки споралары кеше организмыннан читтә озак яшәргә мөмкин. Шуңа күрә кемнән йогуын ачыклау, эпидемиягә каршы чаралар үткәрү бик кыен.

Әлеге проблема хәл ителмәгән бер мәлдә, профилактика чараларын гына үтәргә кала. Гигиена таләпләрен онытмаска, иммунитетны ныгытырга, антибиотикларны сак кулланырга, шулай ук пляж, иҗтимагый мунча, бассейннарда резина башмаклар киеп йөрергә кирәк, дип киңәш итә белгечләр.

чыганак: https://ria.ru/20240925/griby-1974449032.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле