«Якыннар белән генә билгелибез»

Җырчы Зинира Рамазанова тормышындагы яңалыклары белән уртаклаша.

Әтисе Газимҗан абыйга 65 яшь тулган икән. Шул уңайдан Караидел районына кайтып котлап килмәкчеләр.

— Туган көнне якыннар белән генә (без өч кыз, кода-кодагыйлар да бар) өйдә билгелибез. Ә бүләккә шифаханәгә юллама алдык. Әти белән әни Аскын районында урнашкан “Танып” шифаханәсен үз итә. Кышка таба, малларны суйгач, шунда барачаклар.

Тиздән гастрольләр башлана. Декабрьгә кадәр Башкортстанда, аннары Татарстанда концертлар көтелә.

Кызыбыз Айгизә V сыйныфта укый, улыбыз Раяз бакчага йөри, — дигән ул..

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-09-26/yakynnar-bel-n-gen-bilgelibez-3945914

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле