Керән тамырыннан тәмләткеч

Барыбыз да ашка салып ашарга яртата торган тәмлеткеч бит ул.

Аны ясау өчен
1 килограмм помидор,
200 грамм керән тамыры,
200 грамм сарымсак,
бер аш кашыгы тоз (консервлар өчен йодсыз тоз) кирәк.

Керән тамырын яхшылап юу да җитә. Чистартырга да мөмкин. Яшелчәләрнең барысын да иттарткычтан үткәрәбез дә, тоз белән яхшылап бутап, стериль банкаларга тутырабыз.

Тәмләткечне суыткычта сакларга кирәк. Бозылмасын өчен капкачларга горчица сөртергә, я бераз көнбагыш мае салырга мөмкин.

Гөлия Мөгаллимова рецепты

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле