- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков инфаркт кичергән иде.
Ул шактый гына вакыттан соң социаль челтәрләрдә тамашачылары белән элемтәгә чыккан.
“Көннәр җылы, чыктым әле менә “прогулка”га, – ди ул – Әле мин ” Зеленая роща”да. Бу атнада, ягъни дүртенче октябрьдә, чыгарырга тиешләр, өйгә кайтаралар. Бу юлы дәваханәдә бик озак ятылды – 20 көннән артык.
Концертларга килгәндә, әлегә миңа җырларга ярамый, дуслар. Авыр күтәрергә дә ярамый. Чаллыдан 16 октябрьдә концертыгыз буламы, дип сорап яздылар. Юк, дуслар! Ул концертымны февральгә күчердем. Әлегә миңа 3-4 ай җырларга ярамый. Шундый хәлләр, дуслар!” – дигән җырчы.
Өч-дүрт ай үтә дә китә ул, яраткан җырчыбызны сәхнәләрдә көтеп калабыз!
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-10-02/maratka-yrlarga-yaramyy-3952811 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday