Җырчының быелгы афишасы да бик үзенчәлекле. Анда яртылаш ак, яртылаш кара Ринат Рәхмәтуллин сурәтләнгән. Җырчы моны да тамашачыларны уйландырырга тиешле бер фактор буларак аңлата:

«Тормышның агы да, карасы да бар. Аның кара ягы инде колониягә хәтле булгандыр. Хәзерге вакыттан башлап минем тормышымның ак ягы гына булыр дип өметләнәм, өметләнәм генә түгел, мин аны төгәл әйтә алам, Аллаһы теләсә. Булды төрле чаклар, шуңа шушы концертта тамашачы Ринат Рәхмәтуллины башка яктан, «отрицательный» ягын онытып, яңа тормышка аяк баскан Ринатны күрсәтергә телим.

6 ай утырдым, анда мин бу ситуациядә «Кем гаепле» икәнен эзләдем. «Кем гаепле, мине колониягә утыртучы кем булды ул?!», дип. Төннәр йокламадым, иртә белән торам — шул уй. Бер көнне уянып, күземне ачкач, ул кешене таптым, ул – Ринат Рәхмәтуллин үзе. Минем колониягә эләгүдә бер кеше дә гаепле түгел, бары тик үзем. Шуларны уйлап, яңа баштан башлаган кебек, икенче сулышымны ачып, шушы тормышка башкача карый башладым. Миңа 54 яшь, әлеге яшьтә дә тормышны яңадан башлап була».

чыганак: https://intertat.tatar/news/yap-yalanayak-rinat-raxmatullin-yana-koncert-sezonyn-baslap-ibargan-narsalar-kotarga-5868753
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле