Танылган кардиохирург Ренат Акчурин вафат

Танылган кардиохирург Ренат Акчурин бүген озакка сузылган каты авырудан соң вафат булды. Аңа 78 яшь иде. 

Ренат Сөләйман улы Акчурин — Россиянең легендар шәхесләре рәтендә. Хирург-виртуоз, абруйлы галим, СССР һәм Россия Дәүләт премияләре лауреаты. Ул Россиядә һәм чит илләрдә кардиохирургиядә уникаль юнәлешләрне үстергән галим һәм белгеч буларак билгеле.

Аңа үз гомерләрен меңләгән кеше ышанып тапшырган. Аның пациентлары арасында Россия президенты Борис Ельциннан башлап дәүләтнең беренче затлары да, һәм бөтенләй гади кешеләр дә булган.

Ренат Сөләйман улы дистәләгән еллар Татарстан белән тыгыз элемтәдә торды. 2011 елдан, нигез салынганнан бирле, табиблар клубын җитәкләгән. Ренат Сөләймановичның туганнарының һәм якыннарының, хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашабыз.

Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/153346/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле