«Үз өстенә җаваплылык алырга курыкты»

Вәсилә Фәттахованың ире, продюсер Илгиз Әбдракыйпов аерылышуын хәбәр иткән иде. Кәләше Лия аерылышу сәбәпләрен үзенчә аңлатып биргән. 

Илгиз Әбдракыйпов сүзләренчә, Лия туйдан соң нык үзгәргән һәм көннәрдән бер көнне «Сине яратмыйм, синең белән яшәргә теләмим» дип китеп барган. Туйны хатыны үзенә пиар буларак, элекке ирен кире кайтару өчен файдаланган, дип сөйләде Илгиз.

Бу әңгәмәдән соң, Лия Мифтаховага да сүз бирергә булган. Аның белән элемтәгә кергәннәр. Баксаң, туй мәҗлесе Илгиз Әбдракыйпов белән Лия Мифтахованың никахлары рәсми рәвештә теркәлмәгән килеш узган икән.

«- Лия Даниловна, Илгиз Абдракипов, туй узып бер ай үтүгә сезнең аерылышуыгыз турында сөйләде. Ә сез «без рәсми рәвештә өйләнешмәдек», дип белдерәсез. Андый очракта мондый матур туй, ак күлмәк, кунаклар нәрсәгә кирәк булды?

— Әйе, әлеге шоу-программа – туй дип аталды. Ул минем әлеге шоуда катнашуымны үтенде. Ләкин ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясамады. Шуңа күрә безнең рәсми аерылышуыбыз да булмады. Бу — бары тик ике зур кешенең юллары аерылу гына.

Мин аның белән бер ай яшәдем, үземә тәкъдим ясавын көттем. Ләкин ул үз өстенә җаваплылык, ир-ат буларак хатыны өчен җаваплылык алырга теләмәү сәбәпле, аның сөяркәсе ролендә яшәргә теләмәдем, әйберләремне җыйдым да, китеп бардым.

Аның йортында барлык эшләрдә дә ярдәм итеп торучы яшь хуҗабикә бар. Миңа анда нәрсә калган?

— Сез ЗАГСка барып язылышмадыгыз, бары тик туй гына уздырдыгыз булып чыга, әйеме?

— Без никахта яшәдек. Өч тапкыр «талак» дип әйтсәләр, никахта яшәгән ир белән хатын аерылыша. Һәм никах документаль рәвештә теркәлми. Бу бары тик cүзләрдә генә ике кешенең бергә яшәргә ризалык бирүе. Ул кешегә җаваплылык өстәми. Никахтан соң кешеләрнең юллары аерыла, ләкин алар аерылышмый. Рәсми язылышканнан соң гына аерылышып була. Ә безнең очракта ул булмады. Илгиз бары тик миңа «аерылыштык» дип яла ягарга гына тырышты.

Мин бит аны кияүгә чыгарга тәкъдим ясар дип бер ай көттем, ләкин көтеп җиткерә алмадым. Шуңа да болай яши алмыйм дип китеп бардым, сөяркә булып гомер итәсем килмәде. Кеше үз өстенә җаваплылык ала алмады.

— Илгиз Әбдракыйпов сүзләренчә, әлеге туй элекке ирегезне кире кайтару өчен сезгә кирәк булган. Туйны да сез ашыктыргансыз.

— Элекке ирем белән без 20 ел бергә яшәдек, 3 бала тәрбияләп үстердек. Безнең балалар бер түбә астында яши, мин анда болай да барып йөрим. Миңа аны нигә дип кире кайтарырга?

Тагын бер кабатлыйм, бу пиар миңа кирәк түгел иде. Илгиз миннән бу шоуда катнашуымны сорады. Мин киткән көнне үк интервью биргән. Мөнәсәбәтләребез өчен борчылып, мин киткәнгә кайгырса, ул шулай эшләр идеме? Инициатива аннан килә.

Мин җитди мөнәсәбәтләр, гаилә, уртак балалар тәрбияләүнең нәрсә икәнлеген бик яхшы беләм. Ә бу вакыйганы исә шоу, карнавал, уен-туй дип тә, кыскасы, теләсә-ничек атап була.

чыганак: https://intertat.tatar/news/ilgiz-abdrakipovnyn-kalase-liya-bez-rasmi-ravesta-yazylysmadyk-tuebyz-sou-5868886

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле