Казан үзәгендә парковкалар эшләми, юлларны да ябачаклар

Казан үзәгендә түләүле муниципаль парковкалар 19-25 октябрь көннәрендә эшләмәячәк. Аларда БРИКС саммитын оештыручыларның аккредитацияләнгән транспортын гына калдырып булачак.

Саммит 22-24 октябрьдә үткәрелә. “БИЗНЕС ONLINE язганча”, 18-24 октябрьдә Универсиада авылы янәшәсендә Оренбург тракты буенча – Җиңү проспектыннан Академик Парин урамына кадәр, шулай ук Петербург урамында һәм аның тирәсендәге юлларда хәрәкәт чикләнелә. 19-24 октябрьдә Татарстан башкаласында, иминлек максатында, прокат самокатлары һәм велосипедлардан файдалану тыела. 19-24 октябрьдә 6.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькәчә Мехчылар, Девятаев, Мәҗит Гафури, Ирек, Кызыл Татарстан һәм Татарстан урамнары аша авырлыгы 5 тоннадан артыграк булган йөк машиналары хәрәкәтенә тыю кертелә. Иртәгәдән башлап, шәһәр үзәге урамнары тулысынча ябыла.

22 октябрь 00.00 сәгатьтән 24 октябрь 23.59 сәгатькәчә түбәндәге юллар ябык булачак: * Зур Кызыл һәм Карл Маркс урамнары (Жуковский урамыннан Япеев урамына кадәр);

  • Театр урамы (Дзержинский урамыннан Касаткин урамына кадәр);

  • Пушкин урамы (Дзержинский урамыннан Бассейн урамына кадәр);

  • Карл Фукс урамы (Бехтерев урамыннан Дзержинский урамына кадәр);

  • Лобачевский урамы (Зур Кызыл урамыннан Дзержинский урамына кадәр);

  • Кремль урамы (1 Май мәйданыннан Профессор Нужин урамына кадәр);

  • Оренбург тракты буенча Универсиада авылы тирәсендәге юллар (Җиңү проспектыннан Академик Парин урамына кадәр);

  • Җиңү проспекты янындагы юллар ( Мәүлетов урамыннан Оренбург трактына кадәр);

  • Петербург урамы (Суконная урамыннан Назарбаев урамына кадәр).

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/154344/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле